Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 5 шофер кабат хаталанган

Машина йөртүчеләр арасында салмыш килеш руль артына утыручылар еш очрый.

(27 июль, “Апастово-информ“).



Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү факты ачыкланган.

ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, районда ел башыннан исерткечләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 31 шофер тоткарланган. 5 шофер исә бер тапкыр хаталанганнан соң да тәүбәгә килмичә, кабат юлларда куркыныч тудыруын дәвам иткән. Июль аенда гына да 5 шофер салмыш килеш руль артына утырган.

“Юлларда аек акыл белән йөрегез, үзегезне дә, янәшәдәгеләрне дә хөрмәт итегез“, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев