Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен укыту буенча семинар узды

Бу чараны коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүнең республика ресурс үзәге оештырды.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).


Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачты. Ул коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә консультация бирү һәм грант алу конкурсларында катнашу өчен гаризалар формалаштыруда методик ярдәм күрсәтүнең мөһим булуына басым ясады.
“Бердәмлек” ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова конкурс заявкаларының формалаштыру ысулларына игътибарны юнәлтте. Ә инде Россия “Красный Крест”ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафина Апаста “Озак яшәүгә юл” программасы кысаларында, сәламәтләндерү юнәлешендәге “Симург” коммерцияле булмаган оешманы ачу буенча фикер алышулар үткәрде. Шулай ук әлеге оешма булачак бина белән дә танышып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев