Апаста “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә
Әлеге акциягә кушылучы коллективлар арта бара.
(13 август, “Апастово-информ”).
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Таттелеком" җәмгыяте беренче класска баручы балаларга уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды. Бүләкне тиздән белем иленә аяк басачак 6 бала алды.
Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп сумкаларын быелгы хәйриячеләрнең берсе - Апас РУЭСы җитәкчесе Нәфисә Төхвәтуллина тапшырды.
“Мәктәптә сез укырга, язарга һәм санарга гына өйрәнәсез. Сезне мавыктыргыч, файдалы белем дөньясы көтә. Тырышып укысагыз, зур уңышларга ирешерсез”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев