Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста наркотикларсыз тормыш алып баралар

Район мәктәпләрендә 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара. Шул уңайдан Апас, Каратун, Зур Күккүз, Кече Болгаер, Биеш һәм Табар Черкене мәктәпләрендә аерым спорт чаралары үтте. Морзалар, Зур Күккүз, Чүрибураш, Кильдураз, Чирмешән һәм Кече Болгаер авыл мәктәпләрендә укучылар "Белергә хакым бар!" исеме астында уздырылган Интернет-дәресләрдә бик кызыксынып катнаштылар, - дип...

Район мәктәпләрендә 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара. Шул уңайдан Апас, Каратун, Зур Күккүз, Кече Болгаер, Биеш һәм Табар Черкене мәктәпләрендә аерым спорт чаралары үтте. Морзалар, Зур Күккүз, Чүрибураш, Кильдураз, Чирмешән һәм Кече Болгаер авыл мәктәпләрендә укучылар "Белергә хакым бар!" исеме астында уздырылган Интернет-дәресләрдә бик кызыксынып катнаштылар, - дип хәбәр итте безгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

- Айлык барышында мәктәпләрдә бу темага багышлап иншалар конкурсы да уздырылды, - ди район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев. - Конкурсны үткәрү комиссиясенә барлыгы 26 иҗади эш тапшырылды. Азбаба мәктәбеннән Инзилә Әхмәтҗанова (6 сыйныф), Кильдураз мәктәбе укучысы Богдан Лямин (8 сыйныф), Зур Күккүз мәктәбеннән Илүзә Гайфуллина (11 сыйныф), Кызылтау мәктәбе укучысы Чулпан Зыятдинова (9 сыйныф) иншалары иң яхшылары дип табылды. Җиңүчеләр район прокуратурасы тарафыннан тантаналы шартларда бүләкләнәчәк. Моңардан тыш, мәктәпләрдә "Наркотикларсыз тормыш" акция-айлыгы кысаларында стенгазеталар конкурсына да старт бирелде. Иң эчтәлекле, кызыклыларын сайлап алып алар Татарстан наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев