Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста умартачыларының бәйрәме узды

Апасның бик гүзәл урынында – Яр буенда умартачыларының бәйрәме булып үтте.

(15 август, «Апастово-информ»).


Бәйрәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, ветеринария белгече Нәгыйм Бәдретдинов, җирле һәм күрше Кама Тамагы умартачылары катнашында узды. Очрашуны умартачылар төркеме җитәкчесе Рамил Гатауллин ачып җибәрде.
Радик Гыйсмәтов умартачыларга котлау сүзләрен җиткерде. Киләчәктәдә шулай аралашып, аңлашып эшне алып барачаклары турында әйтеп, уңышлар теләде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылар белән тыгыз элемтәдә булуын, киңәшләшеп, аралашып эшләүләрен әйтеп узды.

Бәйрәмдә умартачылар алып килгән балларга тәмлелекләре буенча урыннар билгеләнде. Урыннарны шул ук умартачылар билгеләде. Беренче, өченче урынны ике төрле бал алып килгән Күккүз авылыннан Айрат алды. Икенче урынны Апастан яшь умартачы Камил яулады.

Киңәшүләр, сорашулар мул табын артында дәвам итте. Барлык катнашучылар канәгать булып бәйрәмне оештыручы Раил Гатауллинга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

#яшәавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев