Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яңа гаилә коручыларга район башлыгы котлавы һәм истәлекле бүләк биреләчәк

Әлеге котлау һәм истәлекле бүләккә беренчеләрдән булып Көлкәш авылы егете Дамир Мурзин белән Чәтбаш авылы кызы Наилә Нәҗмиевалар ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова яшь парларны район Советы һәм башкарма комитеты, район башлыгы исеменнән никахлашу көннәре белән котлады. Районда үрнәк, тату гаилә булып яшәүләрен теләде. - Ун ел очрашып...

Әлеге котлау һәм истәлекле бүләккә беренчеләрдән булып Көлкәш авылы егете Дамир Мурзин белән Чәтбаш авылы кызы Наилә Нәҗмиевалар ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова яшь парларны район Советы һәм башкарма комитеты, район башлыгы исеменнән никахлашу көннәре белән котлады. Районда үрнәк, тату гаилә булып яшәүләрен теләде.

- Ун ел очрашып йөргәннән соң, Дамир миңа тәкъдим ясады. Беребезгә 27 икенчебезгә 25 яшь инде, озак уйлап тормыйча ризалаштым. Бәхетле гаилә булып, сәламәт балалар үстереп тату яшәрбез, - ди яшь кәләш Наилә. - ЗАГСка килеп язылышып кына китәргә уйлаган идек, менә ничек зурладылар, без бик шат. Котлау һәм истәлекле бүләк өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Дамир. Язылышу тантанасына килгән апалары Рузия Галимова да яшьләргә изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев