Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атнаның исемнәр рейтингы билгеле булды

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада 455 бала (217 малай һәм 238 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел сабый - 780, ә иң авыры -5120 грамм булган. Башкаланың иң яшь әнисенә - 18, ә иң өлкәненә - 43 яшь булган. Әтиләрнең иң яше - 19да,...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада 455 бала (217 малай һәм 238 кыз) тууы теркәлгән.

Туган вакытта иң җиңел сабый - 780, ә иң авыры -5120 грамм булган. Башкаланың иң яшь әнисенә - 18, ә иң өлкәненә - 43 яшь булган. Әтиләрнең иң яше - 19да, иң өлкәне - 52 яшьтә.

Балаларга иң еш кушылган исемнәр: Тимур, Оливия, Валерия, Полина, Ранель, Максим, Камилла. Сирәк исемнәр: Яков, Аглая, Бэлла, Сөмбел, Ева, Дана, Әмин, Тимерлан, Эмилия, Исмаил.

Узган атнада Казанда 124 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшнең икесенә дә - 18 булса, иң өлкәннәренә -61 һәм 50 яшь.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев