Багыш авылында истәлекле очрашу
Багыш авылында яшәүче Фәнис Ишмиев Әфганстан җирләрендә бергә хезмәт иткән иптәшләрен каршы алды.
( 6 август, “Апастово-информ”).
“Авылдашыбызны хөрмәтләп Урал төбәгеннән кадәр кайтканнар иде. Бу уңайдан Багыш авылы клубы каршында истәлекле очрашу оештырылды. Урал төбәге Әфганчылар оешмасыннан Дмитрий Усачев сугыш утын бергә кичкән хезмәттәше Фәнис Ишмиевка тантаналы төстә күкрәк билгесе тапшырды”, - дип хәбәр итте клуб мөдире Сания Вафина.
“Ерак җирләрдән мине хөрмәт итеп кайттылар. 11 ел очрашмаган идек. Ниһаять, күрешүләр дә насыйп булды. Әфганстанда бергә хезмәт иткән еллар искә төште. Бик дулкынландым да, горурландым да”, - ди Фәнис абый үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев