Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бакырчы Майтабын” Мәскәүдә дә беләләр

- Хәрәкәттә-бәрәкәт, гомер буе эштә, хәрәкәттә булдым. Тик утырырга яратмыйм, үземә нинди дә булса бер эш табып йөрим, - дип каршы алды безне Бакырчы авылында яшәүче, истәлекле гомер бәйрәме - 95 яшьлеген каршылаучы Майтап әби Зәйнетдинова. Тормыш иптәше белән 10 бала тәрбияләп үстерә алар. Сугышта бер аягын калдырып кайткан бабае...

- Хәрәкәттә-бәрәкәт, гомер буе эштә, хәрәкәттә булдым. Тик утырырга яратмыйм, үземә нинди дә булса бер эш табып йөрим, - дип каршы алды безне Бакырчы авылында яшәүче, истәлекле гомер бәйрәме - 95 яшьлеген каршылаучы Майтап әби Зәйнетдинова. Тормыш иптәше белән 10 бала тәрбияләп үстерә алар. Сугышта бер аягын калдырып кайткан бабае мәрхүм инде. Бүгенге көндә сигез баласы, дистәләгән онык, оныкчыклары кайгыртуында бәхетле картлык кичерә Майтап әби. Гомер буе хезмәттә була ул. Чордашлары кебек ачлык-ялангачлыкны да кичерә, окоп та казый, урман да кисә. "Әбекәебез ял итсен, утырып кына торсын" дип оныклары бик матур итеп бизәлгән йомшак кәнәфи бүләк итәләр аңа. Кайда инде утырып торулар! "Утырып торгач аяклар оеша, йорттагы эшне мин гел үзем башкарам, балалар кайтканны көтеп, аларга ышанып утырмыйм", - ди Майтап әби. Бәрәңге бакчасын да кәтмәнләгән ул, безнең белән сөйләшеп утырганда да җәлт кенә ишек алдына чыгып, үзе әйткәнчә "күз-колак" булып керде. Балалары белән дә бик горурлана әбиебез, оныкларын да кайгыртып, аларның һәр гамәлләреннән хәбәрдар булып тора. Рәсәй Президентының Котлау открыткасына бик сөенде. Ил патшасының "Бакырчы Майтабын" белүенә куанды. Район башлыгының истәлекле бүләген кат-кат сыйпап рәхмәтен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев