Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларын җәберләүче апаслыга уйланыр өчен 3 елдан артык вакыт бирелгән

Россия Федерациясе Гаилә Кодексының 54 маддәсе, 2 бүлеге нигезендә, баланы үз әти-әнисе тәрбияләргә, мәнфәгатьләрен бар яклап кайгыртырга тиеш.

(22 июль, “Апастово-информ“).


Шушы ук Кодекста язылганча, әти-әни баласының сәламәтлеге, физик һәм рухи, әхлакый аң үсеше өчен җавап бирә. Баланы тәрбияләүдән читләшкән, аның белән тупас, кырыс мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык яный.

Районыбызның бер авылында яшәүче әти балигъ булмаган һәм кече яшьтәге балаларын 2018 елның 1 декабреннән 2020 елның 20 маена кадәр җәберләп, кыерсытып яши. Күп кенә ызгышлар салмыш хәлдә килеп чыга. Бәйләнер өчен сәбәпләр табылып тора.


Һәр азгын гамәлнең, әшәкелекнең, тормыш таләпләренә каршы булган очракларның бер азагы булган кебек әлеге иргә дә суд каршына басарга, гаепләрен танырга туры килде.

“Район суды карары белән әлеге озын куллы, таш йөрәкле әтигә төзәлү өчен вакыт бирелде. Ул 3 ел да 2 ай гомерен рәшәткә артында уздырачак. Уйланырга да, балаларын өзелеп сагынырга да, үкенергә дә җитсен иде бу вакыт“, – ди район судының хөкемдар ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев