Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истә, һаман да...

Үтәмеш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйретдин абый Сәлахов 18 яшьтән сугышка алына. Сталинград сугышында каты яралана ул. Терелгәч Курск сугышына китә. Сталинград сугышына 70 ел узса да биредәге михнәт, канкоеш аның күз алдында тора. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендәге Дан музеена (җит. Әгъзам Хәмидуллин) шул дата уңаеннан кунак буларак...

Үтәмеш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйретдин абый Сәлахов 18 яшьтән сугышка алына. Сталинград сугышында каты яралана ул. Терелгәч Курск сугышына китә. Сталинград сугышына 70 ел узса да биредәге михнәт, канкоеш аның күз алдында тора. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендәге Дан музеена (җит. Әгъзам Хәмидуллин) шул дата уңаеннан кунак буларак Апас мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары белән очрашуга чакырылды ул. Үзе кичергәннәрне күз яше аша сөйләде ветеран. Укучылар Хәйретдин абыйга да, хәрби комиссар Илшат Паймурзинга да үзләрен кызыксындырган сорауларны шактый күп бирделәр. Соңыннан истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар