Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буа һәм Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларына корбан итләре тапшырылды

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация кабат Буа һәм Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларында булды.

(21 июль, "Апастово-информ").


Туган нигезләреннән аерылып, читтә яшәргә мәҗбүр булган өлкәннәргә район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Иске Әнәледә яшәүче Айрат Вәлиев исеменнән корбан итләре тапшырылды. Чир таралу куркынычы булу сәбәпле, күчтәнәчләр барлык саклык чараларын үтәп, урамда гына бирелде. Итләрнең барлык тиешле документлары да бар иде.

"Райондашларыбыз һәм алар белән бергә яшәүчеләр корбан итеннән авыз итсен, рәхәтләнеп сыйлансын. Безнен сәламнәрне дә җиткерегез", - диде Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев