Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел 81 Апас егете хәрби бурычын үтәргә киткән

Быел язгы чакырылышта 39, көзге чакырылышта 42 апаслы хәрби хезмәткә озатылды. Аларның дүртесе район шефлык иткән Ульяновск хәрби частенда. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Апас делегациясе алар янына берничә тапкыр хәл белешергә барды. 12 апаслы хәрби хезмәтен контракт төзеп дәвам итәчәген белдерде. Армиягә чакырылучыларның 25 проценты югары, калганнары урта һәм...

Быел язгы чакырылышта 39, көзге чакырылышта 42 апаслы хәрби хезмәткә озатылды. Аларның дүртесе район шефлык иткән Ульяновск хәрби частенда. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Апас делегациясе алар янына берничә тапкыр хәл белешергә барды. 12 апаслы хәрби хезмәтен контракт төзеп дәвам итәчәген белдерде. Армиягә чакырылучыларның 25 проценты югары, калганнары урта һәм башлангыч һөнәри белемле. Апас аграр көллиятендә ел саен 55 курсант башлангыч хәрби белгечлек ала. Районда Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә барлыгы 53 һәйкәл-стела, мемориаль комплекс, постаментларда 7 хәрби пушка, бер БМП, бер БТР бар һәм алар яшьләребезне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә аерылгысыз өлеш. Аграр көллият машина-трактор паркында ике МТЛБ хәрби техникасы курсантларны укытканда, танкодромда сынаулар тапшырганда турыдан-туры кулланыла.

Соңгы 5 елда хәрби уку йортларына укырга керүчеләр булмады, быелгы чыгарылыштан 5 яшь апаслы хәрби һөнәр сайларга теләк белдерде.

Районда 9 хәрби пенсионер яши һәм алар мәктәпләрдә үткән төрле тәрбия чараларында бик теләп катнашалар. Соңгы мәгълүматлар буенча, Россия Кораллы Көчләрендә 95 апаслы төрле дәрәҗәле офицерлар булып хезмәт итә.

Быел 92 яшүсмер "Булачак десантчы" җәйге лагерь, җыеннарга чакырылып, урманда палаткаларда яшәде һәм беренче тапкыр "солдат шулпасы" ашап карады, хәрби корал- АКМ автоматыннан ату күнекмәләре үтте. Районкүләм "Аҗаган" ярышында район мәктәпләреннән 250 укучы бала катнашты.

Район хәрби комиссариаты иганәчелегендә быел мини-футбол буенча ике зур ярыш үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдатыАпастово