Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Апас районы мәктәпләренең 9 сыйныфын 238 укучы тәмамлый

Районда дәүләт сынау имтиханнары үткәрү буенча муниципаль координатор, район мәгариф бүлеге белгече Ирина Хураськина: - Быел 9 сыйныф тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе 11 сыйныфларда БДИ тапшыру дәрәҗәсенә якынлашачак, - дип белдерде. Гадирәк итеп әйткәндә, 9 сыйныфтан соң укучы төп фәннәр-рус теле һәм математика буенча имтихан бирә, татар...

Районда дәүләт сынау имтиханнары үткәрү буенча муниципаль координатор, район мәгариф бүлеге белгече Ирина Хураськина:

- Быел 9 сыйныф тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе 11 сыйныфларда БДИ тапшыру дәрәҗәсенә якынлашачак, - дип белдерде.

Гадирәк итеп әйткәндә, 9 сыйныфтан соң укучы төп фәннәр-рус теле һәм математика буенча имтихан бирә, татар теленнән тест үтә. ТДИ тапшыручы 9 сыйныф укучысы киләчәктә үзенә нинди уку йорты, һөнәр сайлавына карап профильле фән буенча имтихан төрен үзе билгеләргә хокуклы. Аны уңышлы тапшырса, бу белгечлек буенча профильле 10 сыйныфта урта белем алуын дәвам итә яки аерым юнәлешле көллият, техникумга укырга документларын илтә. Ә бу юнәлешләр бик күп: физика-математика, социаль-гуманитар, икътисад, химия-биология белгечлеге, төзелеш, авыл хуҗалыгы, техника, медицина, химия, авиация, юриспруденция... - кыскасы, барысы да аның ихтыярында. 11 сыйныф яки көллият-техникум тәмамлаучы да күңеленә хуш килгән югары уку йортын сайлаганда профильле фәннәр буенча БДИ имтиханнары бирә. Яшь кешенең үз мөмкинлекләрен, укуга сәләтен, үзенә туры килгән башлангыч, урта яки махсус һөнәри көллият-техникум, югары уку йорты, киләчәк һөнәрен 9 сыйныфта ук күзаллавы бик мөһим.

Бөтен кеше дә вундеркинд, гений булып тумый. Һәркем тормышта үз урынын үзе эзли һәм таба, һөнәр сайлый. Ялгышмагыз һәм бөтенесен төптән уйлагыз!

Язып алды - Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев