Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирмешән мәктәбе укучыларын танымаслык булып каршылады

Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы шартларда үтте. 1955 укучы яңа уку елына аяк басты. Шуларның 177се белем дөньясының ишекләрен тәүге тапкыр ачты. Тантаналарда республика кунаклары - Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Йолдыз Хөсәенова катнашты. Чирмешән Республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасына...

Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы шартларда үтте. 1955 укучы яңа уку елына аяк басты. Шуларның 177се белем дөньясының ишекләрен тәүге тапкыр ачты. Тантаналарда республика кунаклары - Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Йолдыз Хөсәенова катнашты.

Чирмешән

Республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасына кергән, үзенең укудагы, спорттагы, сәнгатьтәге уңышлары белән сөендергән уку йорты быел балаларын тулысынча үзгәреп, яңарып каршылады. Кайсы гына почмакка карама бар да яңа, заманча. Һәр тарафтан җылылык, нур бөркелә, укучылар һәм укытучыларның йөзләрендә канәгатьлек чаткылары сизелә. Төзелеш эшләре республикакүләм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә башкарылды. Республика бюджетыннан 7 миллион 72 мең сум акча бүлеп бирелсә, мәктәпкә алып керүче юлга брусчатка салуны район үз өстенә алды. - Мәктәпкә килеп керәсе дә күңелле, рәхәт. Шушы уңайлыкларның кадерен белегез, рәхәтен күрегез, саклагыз, уңышларыгыз белән сөендергез, - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Ул узган елгы чыгарылыш класс укучыларының уңышлары белән таныштырып үткәннән соң, мәктәпкә район башлыгы исеменнән 189 мең сумлык сертификат бүләк итте. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров мәктәпкә экологик культура елы уңаеннан китаплар бүләк итте. Мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары да читтә калмаган. Рамил Гыйбадуллин белән Илнур Гайнетдинов "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында музыкаль үзәк алып килгәннәр.

Тантаналы өлешнең ахырында барлык 72 укучыны да беренче дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлады. Бу быел 1 класска килүче 4 сабый өчен белем иленә әйдәүче тәүге кыңгырау иде. Мәктәп директоры Илфат Вафин әйткәнчә: "Хәерле сәгатьтә! Республика һәм район җитәкчелегенең шундый зур бүләген күркәм нәтиҗәләр белән акларга язсын!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев