Горбунов берләшмәсе беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга кереште
Бүген, ягъни 1нче сентябрьдә Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли. Эшнең барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин якыннан танышты, механизаторларга уңышлар теләде. - Әлеге кырдан 450 центнер уңыш чыга. Быелгысы елга бу бик әйбәт. Иртәгә төяп шикәр заводына ташый башлыйбыз, -...
Бүген, ягъни 1нче сентябрьдә Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли. Эшнең барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин якыннан танышты, механизаторларга уңышлар теләде.
- Әлеге кырдан 450 центнер уңыш чыга. Быелгысы елга бу бик әйбәт. Иртәгә төяп шикәр заводына ташый башлыйбыз, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Каратун егете Динар Аббязов бишенче ел чөгендер комбайнын иярли. "Уңыш бик әйбәт чыга. Һава шартлары яхшы торганда югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев