Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Коръән укучылар бәйгесе бара

15 мартта Урта Балтай мәдәният йортына гадәти булмаган тамашачылар җыелды: Олы Бакырчы, Чирмешән, Багыш, Урта Балтай, Тутай, Кызыл Тау авылларының балалары Коръән укучылар бәйгесенә килделәр. Республикабызның Диния нәзәрате бу елны Коръән елы дип игълан иткәнлектән, мондый чара һәр районда үткәрелә. Безнең районда инде дүртенче тапкыр үткәрелүче бу чарада балалар быел...

15 мартта Урта Балтай мәдәният йортына гадәти булмаган тамашачылар җыелды: Олы Бакырчы, Чирмешән, Багыш, Урта Балтай, Тутай, Кызыл Тау авылларының балалары Коръән укучылар бәйгесенә килделәр. Республикабызның Диния нәзәрате бу елны Коръән елы дип игълан иткәнлектән, мондый чара һәр районда үткәрелә. Безнең районда инде дүртенче тапкыр үткәрелүче бу чарада балалар быел да актив катнашалар. Быел ул 3 зонада: Урта Балтай, Каратун, Апаста уздырылганнан соң, 22 мартта йомгаклау бәйгесе булып, анда җиңгәннәр Казан шәһәрендәге республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы алалар. Ә Урта Балтай зонасыннанан йомгаклау бәйгесенә 12 кеше киләчәк. Менә алар: 7-11 яшьлекләр арасыннан 3 ир бала-Шамил Хантимеров (Урта Балтайдан, 1 урын), Булат Гайнуллин (Тутайдан, 2 урын), Рифат Мөхәммәтҗанов (3 урын, Олы Бакырчы); кыз балалар арасыннан Ләйсән Моталлапова (Олы Бакырчыдан, 1 урын), Сөмбелә Шәяхмәтова (Урта Балтай, 2 урын), Гөлия Каюмова (Чирмешәннән, 3 урын). 12-17 яшьлек ир балалар арасыннан Рәдиф Сөнгатуллин (Тутай, 1 урын), Марат Шиһапов (Урта Балтай, 2 урын), Әлфис Шиһапов (Кызыл Тау, 3 урын); кызлардан Рәсимә Галәветдинова (Чирмешән, 1 урын), Ләйсән Вафина (Багыш, 2 урын), Лилия Гарәфетдинова (Багыш, 3 урын). Алар гына түгел, җюри комиссиясе тагын Урта Балтайдан Люзия Хөснетдинова, Гөлнар Раимкулова, Равия Әлмиева, Фәнисә Шәяхмәтова, Ралия Мөхәммәтҗанова, Тутайдан Булат Хәкимов, Кызыл Таудан Илмир Шәрәфуллин, Багыштан Ландыш Фатыйхова, Раилә Гомәрова, Илүзә Сираҗиева, Раил Нәҗмиев, Илшат Сибгатовларның да чыгышларын бик ошатты. Чирмешәннән Алисә Ибраһимова исә киләчәктә алдынгы урынны яулар дип ышанабыз, биремнәрне дөрес һәм төгәл үтәде.

Балаларны азан әйтергә, намаз укырга, Коръән сурәләре яки "Мөгаллим сәнә" китабыннан аерым сүзләр укырга өйрәткән (бәйгедә шул гамәлләр буенча ярыштылар) шул авыллардагы хәзрәтләргә, остабикәләргә, мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләргә, баларның ата-аналарына район мөхтәсибәте һәм мөслимәләр берлеге бик тә рәхмәтле. Аерым рәхмәтне шушы балалар укый торган мәктәп директорларына, укытучылар коллективларына да белдерәсе килә. Тагын җирле үзидарәләр җитәкчеләренә, мәдәният йорты директорларына, балаларны тәмле чәйләр белән сыйлаган абый-апаларга да рәхмәтле без. Һәрбарчабызның да изгелеген Раббебез кабул кылып, әҗер-савапларын ирештерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс чтецов Корана