Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җимешләрнең кайсыларын туңдырырга ярамый?

Киңәшләр хуҗабикәләр өчен файдалы булыр.

Күз ачып йомганчы җәй уртасы килеп тә җитте. Бакчада бер-бер артлы яшелчә-җимешләр өлгерә. Уңган хуҗабикәләр бүгенгесен генә түгел, киләчәк кышны да кайгыртып яши. Шуңа да, алар табигать байлыкларын төрле ысуллар белән сакларга тырыша. Яшелчә-җимешләрне тозлап та, киптереп тә, туңдырып та куярга була, алардан кайнатмалар, компотлар ясарга да мөмкин. Тик аларның кайсын ничек сакларга соң? Бүгенге киңәшләребез яшь хуҗабикәләр өчен аеруча файдалы булыр.


Алма, груша, чия, сливадан кайнатма, желе, компот, сут ясыйлар, киптереп, туңдырып куялар.


Бакча һәм кура җиләге киптерүгә, ә абрикос, персик, виноград киптерүгә дә, туңдыруга да бармый.


Карлыган, крыжовник, сырганак, кара бөрлегән, күк җиләк (голубика), кара җиләк (черника), нарат җиләге (брусника), мүк җиләге (клюква) кайнатма, желе, компот ясау өчен яхшы, ә менә киптерүгә килешми.


Балан — туңдырып саклау өчен иң шәбе!


Кара миләшне киптереп тә, туңдырып та куярга була.

Фото: https://www.freepik.com/free-photo/fresh-mulberry-hands-girl_9435507.htm#page=2&query=blackberry&from_query=%D0%B5%D0%B6%D0%B5%D0%B2%D0%B8%D0%BA%D0%B0&position=28&from_view=search

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-21/imeshl-rne-kaysylaryn-tu-dyryrga-yaramyy-2881394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев