Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирек абый Бикбов: “Озын гомерле булуыма язмышыма чиксез рәхмәтле”

Дәүләки авылында гомер итүче Ирек абый Бикбовка 90 яшь тулды.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Безнең гомер авыр хезмәт белән узды. Иптәшләремнең барысы да күптән вафат инде. Озын гомерле булуым өчен Ходаема һәм балаларыма рәхмәтле. Алар мине хасияттә, тәрбиядә яшәтәләр.
Авыл җирлеге башлыгы да хәлемне белешеп тора. Авылдашларымның хөрмәтен тоеп яшим”, - дип сөйли Ирек абый.
Ирек абый тормыш иптәше Әлфия апа белән биш бала тәрбияләп үстергән. Инде аларның һәммәсе дә үзләре өлкән яшьтә. Ерак шәһәрләрдә яшәсәләр дә, бабай янына кайтып йөриләр. Бабай үзе бүгенге көндә улы Марат белән, аның ярдәмен тоеп яши.


Ирек абый башта озак еллар шахтада эшләгән. Аннан авылга кайткач “Сельхозтехника” оешмасында шофер, соңрак автокрановщик булып хезмәт иткән. Хезмәт иткән елларын ул бик ачык хәтерли. Шахтада тузанга батып, куллары ярылып беткәнче фидакарь хезмәт куйганы аеруча үзәгенә үткән.
“Әтигә 90 яшь дип әйтеп тә булмый. Ул барысын да ачык хәтерли. Зиһене бик әйбәт. Газета-журналлар укырга ярата. Законнар белән кызыксына, телевизор карап яңалыклар белән дә таныша”, - ди әтисен мактап Гөлшат апа.
Ирек абый Бикбовка Ил башлыгы, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар яңгырады. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев авыл халкы исеменнән ихлас теләкләрен ирештереп, җылы юрган бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев