Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы авылында булган янгыннан соң кеше сөякләре табылган

Янгын тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


6нчы сентябрь көнне 1 сәгать 41 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Иске Йомралы авылында шәхси йорт януы хакында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җиткәндә кирпеч йортның верандасы янып беткән, янгын йортка да күчеп, аның да түбәләре ишелеп төшкән, ут йортны тулысынча камап алган була. Күршеләре яна торган йорт эчендә 2 кеше калган булуы хакында әйтәләр. Янгын сүндерелгәч, янгын сүндерүчеләр кеше сөякләренә тап булалар. Бу хакта районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.
Күршеләре белдерүенчә, бу йортта пенсия яшендәге ир-ат һәм хатын-кыз яшәгән. Ул хатын-кызны икенче көнне Апаста күрәләр.
“Янгын йорт хуҗасының тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. Ут шаярганны яратмый. Сүндерелмәгән нәни генә тәмәке төпчеге дә күңелсез, хәтта аяныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин”, - дип кисәтә Илдар Вәлиев.
Ул ягулык сезоны башланган чорда райондашларны аеруча сак һәм уяу булырга чакыра. Йорттагы җылыту системаларының, мунча пичләренең, төтен юлларының төзеклеген игътибарга алырга, янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма (извещатель) кую кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев