Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Йомралы авылында Хөсәеновлар гаиләсе күп еллар үзләренең сыйфатлы баллары белән шатландыралар

Алар 50 елга якын умартачылык белән шөгыльләнәләр.

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бу гаиләдә умартачылык гомер-гомергә нәселдән килә торган шөгыль булган. Фарил абый Хөсәеновның әтисе дә умарта тоткан.
- Мин үзем әле кечкенә булганда әти-әниемнең берничә баш умарталары бар идее. Аларны бик яратып карадылар. Миңа да бәлки шушы эшкә мәхәббәт алардан килгәндер,- ди Фарил абый Хөсәенов.
Хөсәеновларның 100 баш умарта оялары бар. Көчләрен һәм вакытларын кызганмый, умарталыкта бергәләп көч куя алар. Үзләре дә нәкъ бал кортлары кебек, бер генә дә тик тормыйлар.
- Баш саны артып, йә кимеп китә. Хезмәте бик күп, аларны ел әйләнә карап торырга кирәк. Бал кортларының кешеләрдәге кебек авырулары да бар, чирләп китмәсеннәр дип гел күзәтү булырга тиеш. Барысының да үз вакыты бар, ашыгырга да ярамый, соңласаң аерылып та китә алалар. Шуны әйтәсем килә, эшләп булганда эшләргә кирәк, җиңел эш беркайда да юк. Аллаһка шөкер, балаларыбыз да һәрдаим булышып торалар. Эшебезне яратабыз без, исән-сау булыйк, иң мөһиме,- ди Фарил абый Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев