Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карамасар авылында гомер итүче Мансура әби Миңнуллинаның тормыш юлы китап итеп язарлык

Миңнуллинаның тормыш юлы китап итеп язарлык Акъәби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(20 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Районда олуг юбилейларын каршылаучы өлкәннәрне өйләренә барып котлау, хөрмәт күрсәтү эше дәвам итә. Сугыш чорын узган, ачлык-ялангачлыкны кичергән, колхозда хезмәтнең иң авырын башкарган өлкәннәрнең берсе - Карамасар авылында яшәүче Мансура әби Миңнуллинаны туган көне белән котлап кайттык.
Мансура әби ишле гаиләдә туып-үсә. Әтисе яу кырына киткәндә әнисе алты бала белән ялгыз кала. Ач балаларына аз булса да ризык булыр дип, кесәсенә бер уч бөртек салган Ананы биш елга төрмәгә утырталар. Шул вакытта балаларның иң кечкенәсенә бары тик ике яшь кенә була. Әтиләре сугыштан кайтып ике атна да тормыйча үлеп китә.
“Мансура апагызның тормыш юлын китап итеп язарлык. Әтисез-әнисез калган балалар шул вакытта ничек яшәгәннәрдер, нәрсә ашаганнардыр, ничек исән калганнардыр, күз алдына да китерүе кыен”, - дип җылы итеп сөйли Гыйлаҗ бабай иптәше турында.
Мансура әби Гыйлаҗ бабай белән 73 ел парлы гомер кичерә. Үзләре дә алты бала тәрбияләгәннәр алар. Бүгенге көндә икәүләшеп, бер-берсенә терәк булып, тыныч кына гомер кичерәләр. Балалары да игътибарларыннан калдырмыйлар, күчтәнәчләрен төяп яннарына еш кайтып йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев