Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун укучылары «Ялкын» журналына дискуссиягә барды

26 февральдә «Ялкын» журналы редакциясе Татарстанның төрле мәктәпләре укучылары, журналның яшүсмерләр редколлегиясе әгъзалары, шулай ук экспертлар катнашында уку һәм китапларның роле турында «Укырга вакыт» дип исемләнгән дискуссия оештырды. Казан шәһәренең "Сәләт" йортында үткән әлеге чарага катнашу өчен Каратун урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Тимершина Сәвия Мәлик...

26 февральдә «Ялкын» журналы редакциясе Татарстанның төрле мәктәпләре укучылары, журналның яшүсмерләр редколлегиясе әгъзалары, шулай ук экспертлар катнашында уку һәм китапларның роле турында «Укырга вакыт» дип исемләнгән дискуссия оештырды. Казан шәһәренең "Сәләт" йортында үткән әлеге чарага катнашу өчен Каратун урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Тимершина Сәвия Мәлик кызы да чакырылды. Дискуссиядә Телевидение һәм Интернет заманында китаплар кирәкме? Кешегә укуның кирәге бармы? Бүген мәктәп укучылары нәрсә укый? - дигән сорауга белгечләр дә, укытучылар һәм укучылар да үз җавабын бирде.

Чараның танатаналы өлешендә исә "Ялкын" журналы оештырган "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде. Җиңү яулаган Каратун урта мәктәбе укучылары һәм сыйныф җитәкчесе истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев