Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан үзәгендә йорт янаган

Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр кичә 18:50 сәгатьтә керә. Янгын иң югары каттагы фатирдан чыккан. Ялкын фатирда гына чикләнеп калмый, йортның түбәсенә дә "сикерә". Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Янгын урамда хәрәкәт тыгыз вакытта чыкканлыктан, транспорт хәрәкәтен дә чикләргә туры килгән....

Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр кичә 18:50 сәгатьтә керә. Янгын иң югары каттагы фатирдан чыккан.

Ялкын фатирда гына чикләнеп калмый, йортның түбәсенә дә "сикерә". Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Янгын урамда хәрәкәт тыгыз вакытта чыкканлыктан, транспорт хәрәкәтен дә чикләргә туры килгән. Хәзер йортчыларны вакытлыча урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Мөгаен, аларны кунакханәгә урнаштырып торырлар.

Гомумән алганда, коткаручылар 46 кешене эвакуацияләгән, 156 кеше, аларның 36сы балалар, йорттан үзләре чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр урынына шәһәр мэры Илсур Метшин да килгән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, кичке сәгать 8дә янгын 150 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән. Янгын белән көрәшкә 84 кеше, 23 берәмлек техника җәлеп ителгән. 18:50 сәгатьтә чыккан янгынны 22:08 сәгатьтә сүндерделәр.

Янгын зыян салган гомуми мәйдан 600 квадрат метрны тәшкил итә. Әлеге мәйданга түбә һәм зыян килгән фатир мәйданнары да керә. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин җиткергән.

Гадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган. Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм ут капкан.

Ир-ат башта янгынга каршы үзе генә көрәшеп караган. Әмма ялкын түбәгә үрмәләгән, диелә.

Гадәттән тыш хәл урынында тәртип булдыру өчен полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев