Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше сүзе дип 8 ел түздем...

Сул колак менә инде еллар буе юк-юк та гел кызыша – кемдер минем хакта ялган сөйли. Халык ырымнары шулай ди: уң колак кызышса – мактыйлар, сулы яна икән – ялган сөйлиләр.

Үз милләтем – татарларыбыздан нахак сүз күп ишеттем анысы. Мәгьлүм мәзәктә дә тәмугтагы татарлар казанында сакчы юк, диелә бит: кайный торган казаннан чыга башласа, башкалары тартып төшерә, имеш.

Тормыш узганда тартып төшерүчеләр дә, ярдәм күрсәтүчеләр дә булды, анысы. Менә бик күңелгә тигәне: мин бик хөрмәт итеп йөргән ханымның йөземә бәреп: “И, адәм көлкесе”, – дигән сүзләре бәгыремә бик тиеп, күңелемне  сыкратты. “Беркемнең дә беркемне дә мораль һәм физик имгәтергә хакы юк! Һәр кеше үзенчә яхшы!”

Шулай әйтәсем килде, әмма өлкән ханымның яшен хөрмәтләп, телемне тыйдым.
Шулай да көзгегә карап алдым: йөзем чиста, кеше кебек киенгәнмен – анысы-монысы тырпаеп тормый. Нигә алай әйтте икән ханым, дим. Үзенең дә үскән кызы бар, югыйсә. Кызлы кеше – кызларны, уллы кеше – улларны сөйләмәсен, диләр халыкта.

Мин үзем инсафлы, гадел, шәфкатьле әти-әниемнең 7 баласының иң олысы. (Берсе сабый чакта гүр иясе булды). Энекәш-сеңелкәшләрне карашып үстем. Бишек җырлары җырлап, асларын җыеп үтте минем балачак. “Ничек үстергән баларны – берсен дә белмим”, – ди әнием, әллә шаяртып шунда. Мин беләм: комган белән юганнарымны да, сөт, баллы чәй салып шешә белән энекәш-сеңелкәшләрне эчертүемне дә. Алантавы кизләвеннән көянтә белән су ташулардан җилкәм ничек чыдаган диген!

Тәфсилләп язмыйм инде, авылда үскән олы балалар минем хәлемне аңлар. Олы бала – башкаларга үрнәк. Җаваплылык тоеп эне-сеңелкәшләргә тәрбия бирүче дә ул!

Иҗатка тартылдым. 18 яшьтә район газетасында хәбәрче булып эшләдем. Рус һәм чуваш телләрендә атнага 3 тапкыр чыга торган “Знамя” газетасына рус телендә яздым. Анатолий Кириллов җитәкләгән күпмилләтле коллективыбыз дус, тату эшләде. Шул чорлар күңелдә горурлык уята.
Казан дәүләт университетын тәмамладым. Татарстан китап нәшриятына корректор булып урнаштым. Бу вакытта аилә корып, туй акчасына әти-әниләребез ярдәме белән шәһәр үзәгеннән шәхси йорт сатып алган идек. Хуҗасы Зөһрә апа 11 мең сорады, 9 меңгә килештек. Бакчасы бар иде.
Йортта мич ягып, су ташып яшәдек. Гаиләдә иминлек булса, ул авырлыклар күренмәс тә иде. Яшел елан барысын да җиңде шул.

Армиядән ике ел көтеп, матур хыяллар белән башланган тормыш газапка әверелде. 8 ел белгән егетем тормыш иткәндә үзгәрде дә куйды. “Түз! Өч бала белән кая китәсең!” – дия иде мыскыллап... Үземнең исәнлегем, балаларның тынычта үсүе хакына түзалмыйча гариза бирдем. 1990 елның 11 декабрендә без аерылыштык. Олы кыз 1нче сыйныфта укый иде, улыбызга – 4 яшь тә 4 ай, кече кызыбызга – 2 яшь тә 7 ай гына иде.
“Ире ташлап киткән!” – диде тормышыбызны белмәгән кайберәүләр. Кеше сүзе дип 8 ел түздем шул... (Аерылышкач, ике тапкыр тәрәзәдән кереп кыйнап китүләрен язмасам да була иде).

Ике кыш балалар белән утын әзерләп, мич ягып чыктык. Вахитов районы Башкарма комитетыннан 5 кубометр утын яздырып алып, гортоптан, шәһәр читеннән акча түләп алып кайтасың. Аны кистереп-ярып азапланулар! Мич тергезеп, ягу-үзе бәла. Чи утынны якканыгыз бармы сезнең? Эштән соң балаларны бакчадан алып өйгә кайтасың. Олы кыз – башлангыч сыйныф укучысы йорт ишеге төбендә йозакны ача алмый туңып беткән була.

Өйгә кергәч, тизрәк мич ягып җибәрәсең. Балалар белән мич элдереп теңкә корып бетә. Яккан мич өйне ничә сәгатьтән соң гына җылыта әле. Балаларның салкын тиеп авырыган чаклары да булды. Больничныйда еш утырганны эштә кем яратсын? Ә берендә үзем авырып киттем. Балалар белән йорт чормасында төн чыгабыз. Чөнки, төнлә аяк тавышлары: кемдер килә, ишекне ачарга маташа. Яки ирем күрше малайларын котыртып җибәрә, тегеләр яный. Шалтыратырга ул чакта кәрәзле телефон юк. Түбәдән зәмһәрир салкында җил исеп салкын тиде. Бер ай хастаханәдә ятарга туры килде. Шул вакытта олы кызым туганнарда торып укыды, кечерәкләре авылымда әти-әнидә булды.

Төшләргә ышанып яшәүче, балаларым киләчәген яхшыга юраучы, мин шул көннәрдә төш күрдем: йөзегемнең зөбәрҗәт кашы төште.

Ниндидер шомлы нәрсә буласын күңел сизә бит ул... Мине эштә кыскарттылар... Секретарь Айсылу ханым приказга кул куйдырырга кергәндә ни уйларга белмәдем. Күңел елады, рәнҗеде, катты. Нишли ала идем соң мин? Эштән кыскарту приказына тавышсыз гына кул куйдым. Балаларыма биш, җиде, ун яшь иде. 

Ә хәзер һәр кеше үзен минем урынга куеп карасын...Төннәрен тулы айга карап: “Нишләргә?Язмыш шундый миһербансыз була алмый бит инде!” – дип ялварыр идегезме? Балалар хакы бар бит...

Равилә Мөбарәкшина

Фото: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/keshe-sze-dip-8-el-tzdem

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/keshe-sze-dip-8-el-tzdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев