Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кичәге көчле буран Апаста бәла-казаларсыз үтте

Һава торышының кискен бозылуы, көчле буран чыгу кичә күпләрне борчуга салгандыр, мөгаен. - Апаста барысы да тыныч үтте, - дип хәбәр итте 106 нчы Апас янгын-коткару часте җитәкчесе Руслан Ромачков. Исегезгә төшерәбез, район территориясендә күпләп кар яву, көчле җил чыгу сәбәпле, кичә, 13 гыйнвар көнне, 11.00 сәгатьтән "Буран" планы гамәлгә...

Һава торышының кискен бозылуы, көчле буран чыгу кичә күпләрне борчуга салгандыр, мөгаен. - Апаста барысы да тыныч үтте, - дип хәбәр итте 106 нчы Апас янгын-коткару часте җитәкчесе Руслан Ромачков.

Исегезгә төшерәбез, район территориясендә күпләп кар яву, көчле җил чыгу сәбәпле, кичә, 13 гыйнвар көнне, 11.00 сәгатьтән "Буран" планы гамәлгә кертелде. Шул нигездә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева карары буенча мәктәпләрдә укулар туктатылып, балаларны автобуслар белән өйләренә тарату оештырылды. "Татавтодор", "Жилкомсервис", мәгариф бүлеге, Апас янгын-коткару часте, газ, элемтә-электр энергиясе белән тәэмин итү оешма-предприятиеләре гадәттән тыш хәл режимына күчерелде. Район эчке эшләр бүлеге, ГИБДД хезмәтләре дә көчәйтелгән эш режимына күчерелеп, юлларда автотранспорт хәрәкәте чикләнде, федерал трасса вакытлыча ябылды. Сүз уңаенда, Казан-Ульян федераль трассасы аша тәүлеккә уртача 1000-1800 төрле автотранспорт чарасы транзиты күзәтелә.

"Буран" оператив эш планы вакытына Апас вокзалында вакытлы җылыту пункты булдырылды һәм "Апас таңнары" рестораны директоры Лилия Зәйнуллинага биредә кайнар аш-су, чәй өстәле булдыру зарурлыгы җиткерелде һәм йөкләнде. Ихтыяҗ туган очракта "Каратуннефтепродукт" оешмасына юлларда туктап калган автотранспорт чараларын ягулык белән күчмә тәртиптә тәэмин итү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев