Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапка юл-әкиятләр аша

Балачак еллары күңелле, серле һәм кызыклы булып һәр баланың күңел түрләрендә кала. Ә менә балачакта тыңлаган һәм укыган тылсымлы әкиятләр аеруча да күңелдә гомерлеккә саклана шул. Иҗатында тылсымлы әкиятләр язып калдырган, 73 яшендә безнең арадан киткән фольклорчы Айтуган Масудов үзенең дусларын бәйрәмгә җыйды. Зур Болгаер авылында урнашкан күчмә китапханәсендә. Айтуган...

Балачак еллары күңелле, серле һәм кызыклы булып һәр баланың күңел түрләрендә кала. Ә менә балачакта тыңлаган һәм укыган тылсымлы әкиятләр аеруча да күңелдә гомерлеккә саклана шул.

Иҗатында тылсымлы әкиятләр язып калдырган, 73 яшендә безнең арадан киткән фольклорчы Айтуган Масудов үзенең дусларын бәйрәмгә җыйды. Зур Болгаер авылында урнашкан күчмә китапханәсендә. Айтуган бабай иҗатына багышланган "Әкияттә кунакта" дигән кичә үтте. Безнең авылдан чыккан әлеге шәхеснең тормышын һәм иҗатын киләчәк буыннарга җиткерү өчен китапхаиләчәк буыннарга җиткерү өчен китапханәче Гөлүсә Гайфуллина һәм мәдәният хезмәткәре Миңнегөл Галиева бик тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта сихри маҗараларга бай булган әкият тамаша үткәрделәр. Кичәдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч мәктәп укучылары, тәрбиячеләр, укытучылар, язучының истәлесләре белән уртаклашучы авылдашлар Айтуган бабайның оныгы , кунак булып килгән Апас үзәкләштерелгән китапхәнәләр системасы җитәкчесе Хуснутдинова Чулпан Илшат кызы да катнашты.

Кичәне Зур Болгаер авыл җирлеге сәркәтибе Низамова Хәлимә Касыйм кызы башлап җибәрде. Бәйрәмне тагында ямьләндереп "Кояшкай" балалар бакчасы язучының "Кем җиңүче" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тәрбияче Гаптелганиева Лилия апалары рольләрен бик дөрес итеп бүлеп , әлеге әкият өстендә бик иҗади шөгельләнгәнлекләре күренеп торды. Әкияттә төп рольне башкаручы әти - бакча хезмәткәре Салахова Рәмзия апалары белән балалар бер оялу хисе дә сизмәделәр. Балаларны зур горурлык хисе белән карап утырган Айтуган бабайның оныгы төп нигездә яшәүч Рәмис Айтуганов "бабайның әкиятләрен өйрәнәләр икән, димәк дәвамлы булыр"- дип, үз теләкләрен җиткерде. Өлкән яшьтә булуына карамастан Маһирә апа Замалиева аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Матур әдәбиятны укырга бик яратам, әле дә кулыма китап алам, язучының "Тапкыр кыз" әкиятен сөйләп үтәсем килә"- дип әкиятен сөйләде.

Ә инде фольклорчының "Әби белән бабай" әкиятен күчмә китапханәдә өлкән буын, иң актив китап укучылар зур осталык белән башкардылар. Рольләрдә уйнаучы Салахова Фәния, Галиева Миңнегөл, Хусаинова Алсу, Мөбәрәкшина Нурия, Гайфуллина Гөлүсәләрне авылдашлар зур алкышка күмде. Сәхнә бизәнешенә дә районнан килгән кунак зәвек белән бизәлгәнлегенә зур бәя бирде. Китапханәче әлеге әкияттә кирәк булган "патша арбасын" әшләп биргән балта остасы Хусаинов Илдүскә олы рәхмәтен җиткерде. Соңыннан Айтуган бабайның әкиятләренә нигезләнеп төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Мәдәният хезмәткәре Миңнегөл Галиева, язучының музейда шәхси экспонатлары саклануын, тиздән язучының әкиятләр җыентыгы аерым китап булып чыгуын тәкъдир итү кичәсе булачагын әйтте.

Чыннан да ул көнне мәдәният йортында әкият бәйрәме иде. Әлеге кичәдә утырган һәрбер өлкән кеше балачакта бер мизгел кунакта булдылар. Чөнки, китапханәченең максаты: әкиятче Айтуган бабайның әкиятләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек, туган телебезгә ихтирам хисе тәрбияләү, татар халык иҗатын киләчәк буынга җиткерү, әкиятләргә кызыксыну уяту. Тәрбиячеләр һәм укытучыларның максатлары: балада дуслык, батырлык, ярдәмчелек, сөйләм телен үстерү, үсеп килүче буынга белем орлыкларын салу булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев