Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан ашлары узды

Корбан аеның изге җомга көнендә, ягъни 11 ноябрьдә Апас авыл җирлегенең Әнәле авылында Корбан ашы узды.

Балалар бакчасы урнашкан бинаның иркен бер залына утызга якын өлкән кеше килгән иде. Җирлек рәисе Илгиз Сабиров өлкәннәрне район башлыгы исеменнән тәбрикләде, кыскача район хәлләре белән таныштырды. Табынны оештыруда булышлык күрсәткән ООО СХП "Свияга" җитәкчелегенә, авыл эшмәкәре Рушан Заһидуллинга, балалар бакчасы һәм Апас авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларга рәхмәтен белдерде. Табындагылар бу саваплы гамәл башкаручыларга догаларын җиткерделәр. "Фермада эшләп лаеклы ялга чыктым, безне хөрмәтләп чакырып, очраштырып торган өчен рәхмәт яусын җитәкчеләргә," - ди 77 яшьлек Рокыя апа Сәмигуллина. Наҗия апа Тимерханова, Фәридә апа Насыйбуллина, Гөлсинә апа Сәгытдинова һәм башка өлкәннәр үзләренең бик тә канәгать булуларын белдерделәр, рәхмәтләрен ирештерүемне үтенделәр.

14 ноябрьдә Корбан ашы Апас ашханәсендә дә узды. Бирегә Апас авыл җирлегенең Апас авылында яшәүче 80 өлкән кеше чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев