Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвештә – зур эш

Дәвеш фермасында бүген 350 баш савым сыерлары, шул чама ук бозау-тана көтүләре бар. Әле кайчан гына эшләре шактый хөртиләнгән дәвешлеләр бүген анде эшле һәм ашлы. - Соңгы 3 елда фермадагы терлекләрнең саны икеләтә үсте. Күпъеллык үлән басуларын яңарту бик файдалы булды бу бүлекчә өчен. Сенаж-силос, печәнне күпләп әзерләгәч тирә-күрше бүлекчәләргә...

Дәвеш фермасында бүген 350 баш савым сыерлары, шул чама ук бозау-тана көтүләре бар. Әле кайчан гына эшләре шактый хөртиләнгән дәвешлеләр бүген анде эшле һәм ашлы. - Соңгы 3 елда фермадагы терлекләрнең саны икеләтә үсте. Күпъеллык үлән басуларын яңарту бик файдалы булды бу бүлекчә өчен. Сенаж-силос, печәнне күпләп әзерләгәч тирә-күрше бүлекчәләргә дә өлеш чыгарабыз. Тимер багана, трубалардан иркен ишегаллары ясау, җәйге лагерьларны, ферма торакларын яңарту, сөтүткәргечләр кую, азык әзерләп, аны терлекләр алдына салуда заманча техника куллану терлекчеләр эшен бик күпкә җиңеләйтте, - ди хисапчы Фирдания Рәхимова.

-Терлек азыгы әзерләү сезоны алдыннан ветераннар Кәшифнур Вәлиуллин, Илдар Сабиров, Габделхалик Шәехов базларны чистарту, дезинфекцияләүдә бик булыштылар. Ризатдин Мөлеков, Фирдүс Гәрәев, Илдус Җамалиев сенаж базларының өстен җиренә җиткереп яптылар, рәхмәт, авылдашлар, - ди бүлекчә идарәчесе Илсур Сабиров.

- Фермабыз коллективы бик тырыш һәм бердәм, - дип үз фикерен белдерә мөдир Илфат Җамалиев. - Венера Гайнетдинова былтыр үз сыерларыннан 41 тонна сөт савып алды. Фәһимә Газизова, Фәния Әскарова, Венера Абдуллина, Наталья Газиева, Миләүшә Вәлиева да узган елны матур нәтиҗәләр белән төгәлләделәр. Быелгы күрсәткечләребез дә әйбәт. Бозау караучылар Илсөяр Гомәрова белән Фирдания Җамалиева, терлекчеләр Фиргать Фатыйхов, Илгиз Вәлиев, Илнур Бикбаев, көтүчеләр, әтиле-уллы Фәрит һәм Марсель Вәлиевлар, Александр Александров, Рамил Гәрәев ярдәмләшеп, аңлашып эшлиләр. Терлек азыгын тагылма "миксер" белән терлек алдына әзерләп китерүче механизатор Рәдиф Вәлиев тә бик уңган, эшен өзми. Нәтиҗәдә, сөтне югары сыйфат белән тапшыралар, бу хезмәт хакларында үзен яхшы сиздерә.

Дәвештә бүгенгә ферма терлекләренә 1000 тонна печән, 3000 тонна сенаж әзерләнде. Эш дәвам итә. Авыл бригадиры Камил Гыйззәтуллин, механизатор-шоферлар Азат Ситдыйков, Марс Шәвәлиев, Радик Кошкин, Роберт Нәҗмиев, Рафис Бәдгыев бу мөһим эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкардылар.

Дәвеш фермасында бүген 4 тоннадан артык сөт савыла. Узган 2012 елда барлыгы 12752 центнер сөт җитештерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма Деушево