Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

Бүген районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре басу-бакчаларда үскән яшелчә, җитештерелгән товарны төяп барып Осиново бистәсендә сату итте.

(25 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Иртәнге сәгать биштән безнең районга билгеләнгән мәйданда эш кайнады. Һәрберсе алып килгән әйберләрен төзеп кую белән мәшгуль иде. 
Район башлыгы Равил Хисаметдинов иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә барышы белән танышты. Сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. 
– Без Казанга ике атнага бер киләбез. Бүген районыбыз хуҗалыклары ит, сөт продукцияләре, яшелчәләр, тозлаган әйберләр тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең бу ягында шәхси йортлар күп булганлыктан бодай, арпа да алып килдек. Шулай ук ипи, камыр ризыклары да бар”, - диде район башкарма комитетыҗитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров. 
Районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары белән кала халкын ял иттерделәр. Халык исә аларга кушылып җырлады, биеде. Шулай ук үзләренә кирәк әйберләрен алып калырга да ашыктылар. 
– Ярминкәләрне көтеп алам. Татар җырларын тыңладым, өйгә кайтып килгән кебек булдым. Сөт әйберләре, яшелчәләр алдым. Рәхмәт барысына да”, - диде Хәлимә апа Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев