Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район табиблары: сакланырга кирәк

Тычкан бизгәге авыруы белән олылар да балалар да авырырга мөмкин.

(12 сентябрь, “Апастово-информ”).


Район хастаханәсе табиблары, авыру вакытында ачыкланмаса, авыру кеше тиз арада табибларга мөрәҗәгать итмәсә, бу хәлнең аяныч тәмамлануы хакында кисәтә.
“Тычкан бизгәге белән олылар да балалар да авырырга мөмкин”, - Район хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина.
Танай-Турай авылында яшәүче Рәйхана Вәлиуллинаның әтисе 28 ел элек тычкан бизгәге авыруыннан вафат булган.
“Әтием гомере буе тракторчы булып хезмәт итте. Җәй көннәрендә дуңгызчылыкта да эшләде. Хезмәттәшләре аның еш кына авызына салам кабып, теш арасын чистартканын күргәннәр. Шуннан йоктыргандыр дип уйлыйбыз. Әтинең кинәт хәле начарланды, күзләре начар күрә башлады. Икенче көнне Апас хастаханәсенә салдылар. Анда бер көн ятканнан соң вертолет белән Казанга алып киттеләр. 21 көн эчендә әтиебез вафат булды. Аңа нибары 54 яшь иде. Бик кызганыч”, - дип искә ала ул.
Чүрибурашта яшәүче Дамирә апа Сәгъдиевага әлеге чир белән очрашырга туры килә. Ул шактый вакыт хастаханәдә дәвалана. Хәтта 8 көн район хастаханәсенең реанимация бүлегендә дә ятып чыга.
“Кинәт калтырана башладым. Бик нык костым. Хәлем начарланганнан начарлана барды. Бәвел бүленеп чыгу азайды. Берникадәр вакыттан соң бетереп югалды. Аякларым шеште. Тикшеренү үткәннән соң, бөерләрем шешүе ачыкланды. Мине реанимация бүлегенә салдылар. Бик яман чир икән. Һәркемгә сакланырга киңәш итәм. Үзебез дә һәрдаим тычканга каршы чаралар күрәбез. Агу, клей куябыз”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев