Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда «Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале башланды

Әлегә фестиваль район авылларын иңли.

(5 август, “Апастово-информ”). 


Гармунчылар фестиваленең беренче сайлап алу туры Урта Балтай авылында узды. Биредә Болынбалыкчы, Биеш, Шәмбалыкчы, Каратун, Сатмыш, Югары Ындырчы, Югары Акхуҗа, Олы Бакырчы, Чирмешән, Урта Балтай, Тутай, Дәвеш, Кызыл-Тау, Коштавылы җирлеге гармунчылары осталыкларын сынады. 
“Чыгышларны бәяләгәндә киемнәр дә, осталык та, үз-үзеңне тоту да исәпкә алына. Мәртәбәле жюри һәр шарт буенча бәя бирә”, - дип белдерде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. 
«Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале районда алтынчы тапкыр уза. Ул районның иң оста гармунчыларын ачыклый.

#яшәавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев