Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Уңыш белән бүлеш” хәйрия акциясе узды

Акциянең максаты – ялгыз яшәүче пенсионерларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

( 17 август, “Апастово-информ”).


Оешмалар, шәхси кешеләр бакчада үскән яшелчәләрне “Алга” яшүсмерләр клубына китерделәр. Җыелган яшелчәләрне, кышка әзерләнгән кайнатмаларны район социаль яклау бүлеге төзегән исемлек буенча волонтерлар мохтаҗларга илтеп тапшырды.
“Һәр теләгән кеше үз бакчасында үстергән яшелчәләре белән мохтаҗлар белән уртаклашты. Акциягә оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчалары бик теләп кушылды. Үз хуҗалыгыннан өлеш чыгаручылар да булды. Кишер, суган, чөгендер, бәрәңге, кабак, помидор, кыяр, кәбестә – ни генә алып килмәделәр. Кышка әзерләнгән кайнатмаларга, сөткә кадәр китерделәр”, - дип билгеләп үтте волонтерлар эше буенча җаваплы белгеч Айгөл Идиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев