Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны хөрмәтләделәр

Физик культура хезмәткәрләре һәм спорт белән дус булган райондашлар бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

(12 август, “Апастово-информ”).


Иртәдән башланып киткән спорт бәйрәменең тантаналы өлеше Апасның Яр буенда дәвам итте.
Район халкын, спорт сөючеләрне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов тәбрикләде.
“Бүгенге бәйрәм барлык спорт сөючеләрне берләштерә. Актив булу, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның матур үрнәге булып тора”, - дип белдерде Ленар Хантимиров.
Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, тренерлар, спортны үз итеп яшәүче өлкәннәр, республика күләмендә узган Спартакиадада катнашкан район хакимияте хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган райондашлар ГТО Алтын билгеләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев