Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәйхана әби 90 яшьлеген билгеләп узды

Апаста яшәүче Рәйхана әби Гыйләҗева 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән кайнар котлап, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рәйхана әби сугыш чорының ачысын-төчесен күргән, яшьли тол калып, биш бала үстергән, һәрберсенә югары белем алырга мөмкинлек тудырган. - Бүгенге көндә кызым...

Апаста яшәүче Рәйхана әби Гыйләҗева 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән кайнар котлап, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рәйхана әби сугыш чорының ачысын-төчесен күргән, яшьли тол калып, биш бала үстергән, һәрберсенә югары белем алырга мөмкинлек тудырган.

- Бүгенге көндә кызым Резидә тәрбиясендә рәхәттә яшим, - ди ул. Районның ветераннар Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова белән үткән һәм бүгенге тормыш турында бик озаклап сөйләшеп утырдылар. Шулай ук Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов юбилярны котлап изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев