Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмәк авылында гомер итүче Сәкинә әби Зиннуровага 90 яшь тулды

Әбине җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина котлады.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Сәкинә әби гомере буе колхозда намуслы хезмәт иткән. Тормыш иптәше Әкрам абый белән илгә-көнгә лаеклы биш бала тәрбияләп үстергән. Бүген кече кызы Роза апа һәм кияве Фирдүс абый тәрбиясендә гомер кичерә. 
Сәкинә әби туган көнен бик сөенеп каршылады. Шатлыгыннан йөзләре балкып торды аның. Үзен хөрмәтләп килүчеләргә, матур бәйрәм оештыручы балаларына кат-кат рәхмәт укыды ул. 
Гармун моңнары, җыр-биюләр белән туган көн искиткеч җылы бәйрәм төсен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев