Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Ул 220 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, район үзәк хастананәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин катнашты.
“Быел Шыгай авылында истәлекле вакыйгалар күп булды. Яңа гына клуб төзекләндерелде. Бүген фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ача. Димәк, авылның киләчәге бар. Бу бинаның да игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын”, - диде район башлыгы.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков илдә һәм республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Шулай ук илкүләм “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” программасы, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектлар нигезендә яңа биналар төзелү һәм төзекләндерү эшләре алып барылуы хакында да белдерде.
“Апаста ил һәм республикакүләм программалар нигезендә район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре үткәрелде. Быел гына район хастаханәсенә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 7 машина кайтарылды. Биналарны төзү генә түгел, аларның эшләве мөһим. Яңа сафка баскан фельдшер-акушерлык пункты да эшләсен, Шыгай авылы халкына хезмәт күрсәтсен”, - диде Марат Садыйков. Ул шулай ук шыгайлыларга медицина ярдәме күрсәтүче фельдшер Гүзәл Хәлиловага җаваплы эшендә уңышлар теләп, авыл җирендә армый-талмый хезмәт куйганы өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Гүзәл Халилова 3 ел дәвамында Шыгай авылы халкының сәламәтлеге сагында тора. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу аның өчен аеруча зур сөенеч булды.
“Моңарчы мин мәктәптә утырдым. Хәзер менә аерым бина төзелде. Монда эшләү өчен бик уңайлы. Бина якты, чиста, матур. Процедуралар үткәрү, пациентларны кабул итү, бәдрәф, санитария бүлмәләре булдырылды. Исән-сау булып, сөенеп эшләргә язсын”, - диде ул.
37 ел буе Шыгай авылы халкына медицина ярдәме күрсәткән Люция апа Фатыйхова да истәлекле вакыйгадан читтә калмыйча, тантанага беренчеләрдән булып килгән иде.
“Бу авылга фельдшер булып эшкә килгәндә миңа нибары 20 яшь иде. Бөтен хезмәт юлым биредә үтте. Төрле чаклар булды. Ул вакытта мондый уңайлылыклар да юк иде. Көне-төне эшләдек. Авыруның төгәл вакыты, сәгате юк бит. Яратып хезмәт иттем. Бүген дә хезмәтемне онытмыйм. Ярдәм сорап килүчеләргә булышам әле”, - диде ул.
Фельдшер-акушерлык пункты республика программасына нигезләнеп төзелде. Ул барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Биредә уңайлы шартларда халыкны кабул итү, вакцинация, төле медицина процедуралары үткәрерү мөмкинлеге булдырылган. Яңа җиһазлар, күзәтү өчен видеокамералар, компьютер урнаштырылган. Шулай ук интернет челтәре тоташтырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев