Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарча да яхшы бел, русча да сынатма

Безнең балаларыбыз тәрбияләнүче "Салават күпере" балалар бакчасында үз милли телләре белән беррәттән рус теле дә тулы программа буенча өйрәтелә. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә дә өйрәтү" программасы тулы куәтенә эшли биредә. Бу юнәлештә тәрбиячеләр Светлана Сираҗева белән Ләйсән Әхмәтшиналар үзләренең һөнәри осталыкларын, түземлелекләрен ачык күрсәтәләр. Алар балаларда ике телгә...

Безнең балаларыбыз тәрбияләнүче "Салават күпере" балалар бакчасында үз милли телләре белән беррәттән рус теле дә тулы программа буенча өйрәтелә. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә дә өйрәтү" программасы тулы куәтенә эшли биредә. Бу юнәлештә тәрбиячеләр Светлана Сираҗева белән Ләйсән Әхмәтшиналар үзләренең һөнәри осталыкларын, түземлелекләрен ачык күрсәтәләр. Алар балаларда ике телгә дә мәхәббәт уята беләләр, балалар өчен махсус язылган яңа язмалар, персонажлар белән таныштырып нәниләребез күңелендә яхшылыкка, ярдәмчеллеккә юл яра беләләр. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларыбыз үз фикерләрен рус телендә, ә рус балалары татар телендә аңлата беләләр. Тәрбия-өйрәтү барышында балалар шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, төрле әкиятләрдән күренешләр куялар, хәрәкәтле уеннар уйныйлар, интерактив уеннар, рәсемле китаплар буенча әңгәмәләр оештырыла. Мәктәпкә барырга хәзерләнүче балаларыбызның һәр биремне ныгытып үзләштерүләре безгә - әти-әниләргә дә зур куаныч.

Гүзәлия Зыятдинова,

Апас авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев