Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның бер районында 5 000 баш дуңгызны юк итәчәкләр

Шушы көннәрдә Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу афәт Югары Ослан районында да теркәлгән. Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге хәбәр иткәнчә, Сергей Пашковның крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә үлгән өч баш дуңгызның материал пробаларында шул авыру ачыкланган.

Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе, республикада дуңгызларның Африка чумасы буенча эпизоотик вазгыять уңай түгел, дип кисәтә. 

Аны йоктыру сәбәпләре һәм чыганагы турында әлегә берни билгеле түгел. Спас районындагы хәл буенча да яңалыклар юк. Моның белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. 

Югары Ослан районы газетасы язганча, аучылар һәм җирле халык әйтүенчә, урманнарда берничә тапкыр үлгән кыргый кабаннар күренгән, дип сөйләшүләр инде ике атнадан артык бара. Пашков фермасында дуңгызларның баш саны 5000 башка җиткән булган, әмма алар тулысынча юкка чыгарылырга тиеш. 
Карантин йоктыру учагыннан 5 чакрым радиуста кертелә. Бу зонага Федяево, Кильдеево, Харино, Коргуза, Уланово, Русское Макулово торак пунктлары керә. 

Сүз уңаеннан: африка дуңгыз чумасы кешегә һәм башка хайваннарга йокмый. Бу авыру дуңгызларда гына очрый. Әлегә вакцина да уйлап табылмаган. Аны дәвалап булмый, дип кисәтәләр Баш ветеринария идарәсендә.

Фото: http://vuslon.ru/

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/tatarstanny-ber-rayonynda-5-000-bash-dugyzny-yuk-itchklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев