Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барыш авылы клубында Татарстанның Атказанган артисткасы Асия Хәйруллинаның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узды

Биредә аның истәлегенә музей да ачылды.

(23 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Исән булса якташыбыз, күренекле артистка, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең беренче лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Асия Хәйруллинага быел 100 яшь тулган булыр иде. Асия Хәйруллинаны искә алырга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан күренекле артистлар да кайткан иде, шулай ук артистканың якыннары, туганнары, райондашлары да җыелды.
“Әнием гомере буе туган авылын, аның гүзәл табигатен, кешеләрен, туган нигезен сагынып яшәде, балачак елларын беркайчан да күңеленнән чыгармады. Яңа клуб ачылыр алдыннан клубка әниемнең исеме биреләчәген әйткән иделәр. Һәм ул тормышка ашты. Бу минем өчен дә зур горурлык булды. Менә бүген ааның истәлегенә музей да ачылды. Монысына да бик сөендем. Музей киләчәктә тагын да тулыланыр, тагын да баетылыр дип ышанам. Мин әниемнең якты рухын мәңгеләштерүләре өчен авыл халкына, җирлек башлыгы Рузия Низамовага, Апас районы җитәкчеләренә олы рәхмәтле, - диде артистканың кызы Наилә Кумысникова.
Мәшһүр артистканың истәлегенә багышлап ачылган музейда якташыбызның фотосурәтләре, сәхнә киемнәре, язмалары, китаплары урын алган иде. Артистканың шәкертләре, мәдәният әһелләре, күренекле шәхесләр остазлары турында җылы фикерләр әйттеләр, хатирәләр уртаклаштылар, күңел түрләреннән чыккан җылы хисләрен белдерделәр, җырлар багышладылар, сәхнә өзекләре тәкъдим иттеләр. Артистканың сәхнәдә балкыган елларын чагылдырган өзекләрне дә халык яратып тыңлады.
“Асия апа укытучы буларак таләпчән, җитди, шул ук вакытта бик ярдәмчел дә иде. Ул безне матур әдәби телдә сөйләшергә, дөрес аралашырга өйрәтте. Артистка буларак яктылыгы, сәхнәдә чәчрәп торучанлыгы белән дә халык күңелен яулады ул. Асия апаны берничек тә онытып булмый, яраткан остазым күңелемдә мәңге яшәр”, - дип искә алды Әсхәт абый Хисмәт.
Фирая апа Акбарова артистканың якын туганы. Үзе дә сәхнә остасы булып китүендә апасының өлеше зур дип саный. Кечкенәдән аның кебек танылган артистка булу хыялы белән янганы турында сөйли ул.
“Аның авылга кайтканын зарыгып көтә идем. Аңа охшарга тырышып үстем. Ул сәхнәдә ут чәчә иде. Шәкертләрен дә тырыш, үҗәт булырга өйрәтте. Дөрес, саф, камил сөйләмгә бик игътибар итте. Тормышны, дөньяны бик яратты”, - дип сөйли ул.
Асия Хәйруллина районыбыз данын еракларга тараткан шәхес. Райондашларыбыз, авылдашлары аның белән горурлана. Түбән Барыш авылы клубы аның исемен йөртә. Бүген ачылган музей да артистканың исемен мәңгеләштерер.
Кичәдә район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев чыгыш ясады, олы шәхескә, кунакларга хөрмәтен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев