Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Әти котырганда базга төшеп кача идек..."

34 яшьлек ир-егет авыр балачагы турында "ВКонтакте" социаль челтәрендә уртаклашкан.

"Күптән түгел әтием үлеп китте. Дөресен әйткәндә, аның соңгы өч елы яткан килеш узды, каты авырды. Әни, күп көчен салып, аны аякка бастырырга тырышса да, килеп чыкмады.

Әни әйтүенчә, әтигә кеше каргышы төшеп авырган. Чөнки ул каты холыклы кеше иде, күп кешене рәнҗетте. Каты эчкән чакларында кешеләрне, хәтта хатын-кызларга да кул күтәргән очраклары бар иде.

Гомумән, әти котырганда без, балалар, базга төшеп кача идек. Бөтен авырлыклар әнигә төште. Шуңа да карамастан, ул аны яратты, соңгы көненә кадәр карады.

Кеше каргышы турында әйтелгән сүзләрдә хаклык бар, дип уйлыйм. Чыннан да, кешене рәнҗетергә, аеруча, аңа кул күтәрергә беребезнең дә хакы юк. Дус-тату яшәргә кирәк, дуслар!" - дип язган ул.

Фото: iz.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-09/ti-kotyrganda-bazga-t-shep-kacha-idek-2902717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев