Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Традиция буенча һәр елны башкалабыз Казанда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә Миңнеханова үрнәк гаиләләр белән очраша

Әлеге тантаналы очрашуга районыбыздан Илгизәр һәм Гөлнур Гыйльфановлар да чакыру алды.

(15 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк: табиб, рәссам, шәфкать туташы, тәрбияче, сатучы. Шулай да зур игътибарга лаек, тынгысыз, иң изге, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – ул укытучы һөнәре. Укытучы булып туарга кирәк, дип юкка гына әйтмиләрдер. Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле, шул ук вакытта җитди һәм таләпчән булсаң, балаларны чын йөрәктән яратсаң гына Укытучы исеменә лаек син.
Үз һөнәренә тугры калган, вакытын, көчен кызганмыйча белем биргән укытучы гомере буе укучыларының хөрмәтен тоеп яши. Нәкъ шушы сыйфатларга ия булган гаиләләрнең берсе Гыйльфановлар гаиләсен районыбызда белмәгән кеше юк. Алар бар гомерләрен районыбыз балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Үзләренең тәҗрибәле булулары, намуслы хезмәтләре белән районыбызда гына түгел, республикада да абруй казандылар.
Гаилә башлыгы Илгизәр Хаҗи улы 1960нчы елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Борнаш мәктәбендә математика укытучысы булып башлап җибәргән.
Аннан, 1964-1977нче елларда Урта Балтай, Олы Бакырчы авыл мәктәпләрендә физика укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән. 1966нчы елда үзе кебек үк Апас балаларына белем бирүче мөгаллимә, күрше Буа районының Исәк авылы кызы Гөлнур белән парлы гомер юлыннан атлап киткән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 1977нче елдан алып Апас районы мәгариф бүлегенә җитәкчелек иткән.
Мөгаллимнәр мөгаллиме Илгизәр Хаҗи улы “Хезмәт ветераны” медале, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Шулай ук ул Россиянең һәм Татарстанның Атказанган укытучысы, районның Мактаулы гражданины исемнәренә дә лаек булган.
Гөлнур Камалетдин кызы да күпсанлы балаларны укытып, олы тормыш юлына озаткан шәхес. Ул башта Урта Балтай мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тормыш иптәше Илгизәр абый белән дә шул елларда танышып гаилә корып җибәрә. Илгизәр абыйны мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәч, Апаска эшкә кайта. Гөлнур Гыйльфанова “РСФСРның мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасына лаек хезмәт ветераны. Хезмәт елларында күп санлы Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булган ул.
Илгизәр абый белән Гөлнур апаның балалары да тәрбияле булып үстеләр. Олы уллары Рим Казан Дәүләт университетында укып, 30 елга якын журналист булып эшли. Бүгенге көндә Прага шәһәрендә яши. Кызлары Гөлназ әти-әнисе юлын сайлап, педагогия институтын тәмамлый. Бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә хезмәт итә. Ә уртанчы кызы Гүзәлләре үзләре янында. Ике оныклары дәү әти белән дәү әнинең сөенечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев