Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр кабат суд каршында җавап тоткан

Бу юлы алар машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганнар.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бу машина йөртүчеләрнең ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан беренче генә тоткарлануы һәм суд каршында тәүге тапкыр җавап тотулары түгел. Алар күптән түгел генә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булганнар. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина руле артына утырып юлга чыгарга батырчылык иткән шоферлар кабат ЮХИДИ инспекторлары белән очрашканнар. Бу ялгышлыклары өчен дә алар суд каршында җавап биргәннәр.
“Суд карары нигезендә машина йөртүчеләрнең берсе 100 сәгатьлек, ә икенчесе 120 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылган”, - диелә Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез: автомобиль белән идарә иткәндә машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү кәгазе (СТС) һәм ОСАГО кәгазе үзең белән булырга тиеш. Алар булмау кагыйдә бозу булып санала. Таныклык бөтенләй булмаган очракта, яисә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган машина йөртүчегә җитди җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев