Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ябалак авылында яшәүче Сәлим ага Гәрәев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Хөрмәтле аксакалга котлау сүзләре юлланды, бүләкләр тапшырылды.

(12 август, “Апастово-информ”).


Сәлим ага Гәрәев бүгенге көндә Казанда улы гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. Авыл тормышы белән кызыксынып, авылдашлары белән аралашып яши. Үзенең олы юбилей көнен дә ул туган авылында, балалары, дуслары янәшәсендә билгеләп узды. Аның хөрмәтенә бик күп тәбрикләүләр юлланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Ил Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, район башлыгының да изге теләкләрен җиткерде. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин олы ихтирамын белдереп, истәлекле бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев