Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялкын телләрен үз белдегең белән йөгәнләп булмый

19 февральдә 17 сәгать 14 минутта янгын сүндерү бүлегенә Апасның Җамал Вәлиди урамында сарайга ут кабуы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр 3 минут эчендә килеп җитә. Ләкин бу вакытта ут инде җәелергә өлгергән, тирә-күрше хуҗалыкларга да зыян килү куркынычы зур була. Янгын сүндерүчеләр бар осталыкларын эшкә җигеп утны йөгәнләргә керешә....

19 февральдә 17 сәгать 14 минутта янгын сүндерү бүлегенә Апасның Җамал Вәлиди урамында сарайга ут кабуы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр 3 минут эчендә килеп җитә. Ләкин бу вакытта ут инде җәелергә өлгергән, тирә-күрше хуҗалыкларга да зыян килү куркынычы зур була. Янгын сүндерүчеләр бар осталыкларын эшкә җигеп утны йөгәнләргә керешә.

- Без иң элек кеше хәвефсезлеген кайгыртабыз, аннан бина эчендәге шартлый торган, тиз янып китүчән әйберләрне барлыйбыз. Бу очракта сарай эчендә газ балоны барлыгы ачыкланды. Шартлау куркынычы булганга, без бөтен игътибарны беренче чиратта шунда юнәлттек. Бүлмәне суытканнан, утны сүндергәннән соң гына кыю егетебез Рәмис Хәмитов газ балонын күтәреп чыкты - ди янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков.

Тышта шарт-шорт шифер атканда, сарай эченнән газ чыгарып торган балонны күтәреп чыгу өчен зур тәвәккәллек, батырлык кирәк. Әлеге адым зур бәхетсезлекләргә китерми калды.

- Бу - минем һөнәри бурычым. Газ балоннын күрү белән аны бинадан чыгарырга ашыктым. Безнең эштә каушап калырга ярамый. Бәхеткә торак йортка һәм күршеләргә зыян килмәде, - ди Рәмис Хәмитов үзе.

Хәзер янгын очрагы буенча тикшерү эшләре бара. Янгын электрның кыска ялганышы аркасында килеп чыккан дигән фаразлар бар.

- Яз көне түбә башларыннан су үтеп, кыска ялганыш килеп чыгу куркынычы икеләтә арта. Шуңа күрә дә хуҗалар сак булсыннар иде. Шулай ук сарайларда, гаражда газ балоннары, тиз янып китүчән сыеклыклар сакламасыннар. Ә инде ут-күз чыга икән, аны вакытында янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итсеннәр. Янгынны үз белдегең белән сүндерергә маташуның мәгънәсе юк. 01 яки 112 телефоннарына тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин, - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев