Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел Үзән районында янгын: үлүче дә бар

Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә кичә, 11 гыйнварда, 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә...

Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган.

Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә кичә, 11 гыйнварда, 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә сүндерелә. Янгын сүндерелгән вакытта йорт эчендә бер-бер артлы 1954 елгы хатын-кыз һәм 1961 елның үле гәүдәсе табып алына. Ачыкланганча, шул көнне йорт хуҗабикәсе янына таныш ир-ат килә. Хатын-кыз бу йортта биредә теркәлмәгән улы белән яшәгән. Алар бергәләшеп иртәдән үк кәеф-сафа корып утырган. Кичкә таба хуҗабикәнең исерек улы диванга ятып тәмәке тартырга булган. Диванга, пәрдәләргә ут капкан. Ир-ат исереп йоклап яткан әнисен һәм кунакны да онытып, өйдән чыгып качкан. Тикшерү эше дәвам итә.

Чыганак:intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев