Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз” журналистлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән Апас урамнарына “ау”га чыктылар

10-20 февраль көннәрендә "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны" дип аталган махсус чара үтә. Бу акциянең максаты - җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. - Акция барышында юлларда сакта торучы хезмәткәрләр саны артты. Җәяүлегә юл бирергә теләмәүче, аларның хокукларына...

10-20 февраль көннәрендә "Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны" дип аталган махсус чара үтә. Бу акциянең максаты - җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

- Акция барышында юлларда сакта торучы хезмәткәрләр саны артты. Җәяүлегә юл бирергә теләмәүче, аларның хокукларына зыян китерүче машина хуҗаларына "ау" көчле бара. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәсен санламаучы җәяүлеләрне дә, шулай ук җәяүлеләр өчен чыгу урыннарының торышын да контрольгә алдык, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Узган ел район буенча тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән 95 транспортчы тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен санламаган 91 җәяүле кисәтелгән, җәзасын алган. Гыйнвар ае һәм февральнең 10сына кадәр җәяүлегә 11 транспортчы юл бирмәгән, 8 җәяүле тиешсез урында юл аркылы чыккан. Кагыйдә үтәмәгән транспортчыга штраф күләме - 1500 сум, җәяүлегә - 500 сум.

12 февраль көнне район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыктык. Район үзәгендә җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу өчен тамгаланган 18 махсус урын бар икән. Иң элек халык, транспорт иң күп йөри торган Красноармейский урамының музей каршындагы кичүгә туктадык. Шушы кичү турында бер танышым сөйләгәннәр искә төште: "Махсус урыннан юл аркылы чыгарга җыенам. Ике якта да машиналар бар. Җәяүлене күргәч акрынлап туктадылар. Тик төзелеш материаллары төягән КаМАЗ гына туктарга җыенмады, мин юл уртасына җиткәндә каршымнан тизлеген дә үзгәртмичә узып китте. Исән калуыма сөенеп тизрәк йөгердем. Менә шуннан соң барлык машиналар да туктагач, килеп җитә алмаганнарының еракта икәнен күргәч кенә юл аркылы чыга башларга ярый икән дигән нәтиҗәгә килдем", - дигән иде ул. Бу кичүдә шактый вакыт торсак та барлык транспортчылар да тәртипле булып чыктылар. Ә җәяүлеләр бигрәк тә.

Икенче тукталышыбыз Каратунга чыгу юлында булды. Ленин урамы буйлап килүче транспорт борылышта экипажны тиз генә күреп өлгерми, шуңа да тизлекне киметергә уйламыйлар да. Югыйсә бу чатта, кибет каршында транспорт та, халык та аз булмый бит. Ажгырып килүче чит ил машинасы да көчкә туктап өлгерде. Болынбалыкчыдан килгән бу транспортчы ашыгу гамәлен берничек тә аңлата алмады. Җәяүлеләр юл аркылы чыкканда машиналар туктарга тырыштылар. Тик кайсының җәяүленең юл аркылы чыгып җиткәнен дә көтер чамасы юк иде. Ә ЮХИДИ инспекторының таягын күргәч, ашыгулары онытылды. Шундый ашыгучыларның берсе Касыйм А. булып чыкты.

- Транспорт йөртү стажым 21 ел. Бик сак йөрергә тырышам, артык акчаларым юк, штраф та түлисем килми. Әллә нәрсә онытылып киттем, ахыры. Телефоным туктаусыз шалтырап тора, больницага авыру алырга бара идем, - дип акланды ул. Бер туганының юл һәлакәтендә имгәнеп калуын да әйтергә онытмады. Протокол кәгазен кулына тоткач та, "валлаһи, икенче карап кына йөрер идем", - дип машинасына ашыкты.

Биш ел машина йөртү стажы булган Кристина Р. җәяүлеләрне дә гаепләде.

- Теләсә кайсы урыннан юл аркылы чыгалар, йөрергә комачау итеп сукмакка сыешмыйча юл уртасыннан да баралар, хәтта. Җәяүлеләргә дә катгыйрак чаралар булсын, - диде ул.

Рейд барышында җәяүлегә юл бирмәгән 3 транспортчы, ә юлны тиешсез урыннан чыккан 2 җәяүле җәзага тартылды.

- Мин транспорт юк вакытта гына юл аркылы чыгам, теге аркылы сызылган урынга кадәр барып җитәргә хәлем юк, авырыйм, - диде инспектор туктаткач, "авыруга әйләнгән" яшь кыз. Икенче җәяүлебез ерактан "начар" күрә икән. Һәркайсы үзенчә сәбәп тапты, үз гаебен танырга тырышмады.

- Шунысын да әйтеп үтәсем килә, 2014 елда җәяүлеләр катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булды. Бу һәлакәтләрдә җәяүлеләр гаебе белән ике кешенең гомере өзелде, икесе тән җәрәхәтләре алдылар. Ә машина йөртүчеләр гаебе белән бер кешенең гомере өзелде, - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Рейд барышында шулай ук 7 яшьлек улын махсус креслога утыртмаган Акхуҗадан килүче абзый да тоткарланды, аңа тиешле штрафны түләргә туры киләчәк. "Авыл эчендә ярар әле" дип саклык каешын эләктерүне кирәк тапмаган Кильдураз станциясендә яшәүче машина йөртүче дә үзенә сабак алыр.

Юлларда транспортчы белән җәяүле бер-берсен хөрмәт итеп йөрсә, шул вакытта гына юл-транспорт һәлакәтләре дә кимер, гомерләр дә вакытсыз өзелмәс. Юлларда имин йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев