Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдызнамә | 8–14 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнадагы кайбер сәеррәк хәлләрнең кайтавазы да булыр әле. Бераздан… Эштә белмәгәнлектән түгел, ә алҗыганлыктан аз гына хата ясалырга мөмкин. Ләкин ул бик тиз онытылыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр өчен искиткеч шәп вакыт! Сезгә һәр эшегездә гел уңай килеп торачак. Матди хәлегез яхшырып, кибетләрдә бер акчага, бер товарга карамыйча гына, рәхәтләнеп йөри башлаячаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышка тынычрак, гадирәк карарга, бөтенесен үзегезгә алмаска тырышыгыз. Хыялланудан туктамагыз. Могҗизага ышанмый башлагач кына өметләрегезнең акланып куячагын белеп торыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Җитәкчегез белән сүз көрәштермәгез. Сезнең хаклы булуыгызны инде бик тиздән тормыш үзе күрсәтәчәк. Атна уртасында күңел күтәренкелегенә китерердәй матур гына хәлләр булып алачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кыю гына бер планыгыз һич көтмәгәндә тормышка ашып куяр. Бу үзегезне бик бәхетле кеше кебек хис итүгә китерер. Гомумән, күңелегезне борчып торган әйберләр гүя эреп юкка чыгар.

Кыз (24.08 – 22.09) Нишләптер кеше янына чыгудан тартылу хисе барлыкка килер. Шуңа күрә дусларыгыз оештырган очрашудан да баш тарту теләге уяныр. Әле ярый икеле-микеле уйларыгызны таратуга сәбәп чыгар…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна буе эшләрегез бик күп булыр, кайвакыт алардан туеп та кителер. Ләкин сер бирергә ярамый! Яшерен мөмкинлекләрегезне (ә алар сездә байтак) эшкә җигегез дә – алга!

Чаян (24.10 – 22.11) Кешеләр белән бик күп аралашырга туры килер. Бу исә үзегез өчен кирәкле ниндидер серләргә төшенү мөмкинлеге бирер. Атна урталарында тегеннән-моннан акча эшләп алу тәкъдимнәре төрле яклап ява башлар.

Укчы (23.11 – 21.12) Тәкәбберрәк кайбер адәмнәр белән сүз көрәштерергә кирәк булыр. Турыдан ярып әйтелгән кыю фикерләрегез белән борыннарына чиертерсез кебек аларның! Ә иң мөһиме – керем мәсьәләсендә алга китеш сизелә башлар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Катлаулырак атна. Гәрчә бернинди күңелсезлекләр көтелмәсә дә. Акыллы һәм уяу булуыгызны күрсәтергә җай чыгар. Ә бу алга таба үсүегезгә ярдәм итәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Җитәкчегезнең йомшак, ягымлы мөгамәләсе күңелегезне җылытыр, кәефегезне күтәрер. Атна ахырында кемнедер яклау йөзеннән катырак итеп әйтергә туры килер. Ял көннәрендә шатлыклы хәбәрләр ишетелер.

Балык (20.02 – 20.03) Өелеп килгән эшләрегезнең очына чыгарга, бурычлардан котылырга вакыт. Хафаланасы юк: барысы да үзегез теләгәннән дә яхшырак хәл ителәчәк. Атна ахырында күңелле мәшәкатьләр килеп чыгачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88934/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев