Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилеегыз белән!

Көз моңсу булса да, аның табигате бик матур, төрле төсләргә бизәлгән яфрак бураннары гына да ни тора. Табыннар мул, күңелләр көр... Елның шушындый матур мизгелендә, 5 сентябрьдә, безнең өчен кадерле булган газиз әниебез Хәйруллина Талия Миңнулла кызы дөньяга килгән. Быел ул 75 яшьлек матур юбилеен каршылый. Кадерле, сөйкемле әнкәебез! Без...

Көз моңсу булса да, аның табигате бик матур, төрле төсләргә бизәлгән яфрак бураннары гына да ни тора. Табыннар мул, күңелләр көр... Елның шушындый матур мизгелендә, 5 сентябрьдә, безнең өчен кадерле булган газиз әниебез Хәйруллина Талия Миңнулла кызы дөньяга килгән. Быел ул 75 яшьлек матур юбилеен каршылый.

Кадерле, сөйкемле әнкәебез! Без - алты балаңа гомер биреп, гел уңай сыйфатларга гына өйрәтеп, назлы карашларың белән сөеп, җил-давыл тидерми генә канат астыңа җыеп үстергәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Барыбызны да олы тормыш юлына чыгарып, бүген дә һәркайсыбыз өчен хәер-фатыйхада торасың. Кайтсак-китсәк нурлы йөзең белән каршы аласың, тәмле сыең белән сыйлап, күчтәнәчләрең белән озатып каласың. Киләчәктә дә, әни, сәламәтлеккә туенып, безне һәрчак үз аякларың белән каршы ала алсаң - безнең өчен аңардан да зуррак бәхет булмас иде.

Кадерле картлык, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр теләп, сине бик-бик яратып - 6 балаң, кияү-киленнәрең, 10 оныгың, 3 оныкчыгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев