Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур хезмәт нәтиҗәсе

Узган елны Кильдураз мәктәбе укучылары мәктәп яны кишәрлекләрендә яшелчә үстерүдә тырышып эшләделәр. Уңышы да мул булды, бер өлеше мәктәп ашханәсе өчен саклауга куелды, артыгы сатылды. Аеруча аш чөгендере алуда укчылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Һава шартлары ипсез торуга да карамастан, мул уңыш җыеп алынды, складтан сатуга җибәрү эше дә...

Узган елны Кильдураз мәктәбе укучылары мәктәп яны кишәрлекләрендә яшелчә үстерүдә тырышып эшләделәр. Уңышы да мул булды, бер өлеше мәктәп ашханәсе өчен саклауга куелды, артыгы сатылды. Аеруча аш чөгендере алуда укчылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Һава шартлары ипсез торуга да карамастан, мул уңыш җыеп алынды, складтан сатуга җибәрү эше дә оешканлык белән үтәлде. Эш агачы уңышны да мул бирде: Яңа ел алдыннан кулланучылар белән тулысынча исәп-хисап ясалды, мәктәп 60 мең сум табыш алды. Мәктәп директоры А. В. Хәкимов чөгендер үстерүдә СХП "Зөя"нең Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Гыймранов Кәфил Вәгыйзь улының ярдәме зур булуын искәртте. Кирәкле төрдәге транспорт, вакытлыча саклау складлары белән тәэмин итте ул. Үзе укыган мәктәпкә даими булышканы өчен без аңа бик рәхмәтле. Мәктәп тә берләшмәнең Дәвеш ашханәсенә яшелчәләр, бәрәңге үстереп бирде. Быел да хуҗалык белән хезмәттәшлек күләмен арттыру максат итеп куелды.

Хезмәт - укучыларны тәрбияләүдә мөһим ысулларның берсе. Аларда коллективлашу, җаваплылык хисе арта, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урожай, пришкольный участок